Бу сайтның төзүчесе - мин: Гыйлмуллин Илназ. Минем туган авылым - Актаныш районы Иске Сәфәр авылы. 

 Авыр сугыш еллары ерагайганнан ерагая бара, әмма ул чор турында, сугышка китеп югалган якташларыбыз турында          истәлекләр безнең буынның да  күңелләрендә саклануын телим. Бу сайтымны шул максаттан чыгып төзедем.

 

Үзем турында берничә сүз. Быел 8 нче классны тәмамлыйм, гел "5ле" билгеләренә укыйм. Математика, рус теле, биология фәннәре буенча фән олимпиадаларында район күләмендә җиңүче һәм призер булдым. "Яшь программист" конкурсында катнашырга яратам: 5 нче класста укыганда "Компьютер дизайны" номинациясе буенча район күләмендә 1 нче урын алган булсам, узган уку елында үземнең "Рәсем ясаучы робот" проекты белән  җиңүче булдым. 2013 нче елда "IT чемпион" конкурсының икенче этабында җиңеп чыгып ай-падка ия булдым. Рәсем ясарга, биергә, агачтан кырып төрле кул эшләре ясарга яратам. Классыбыз белән видеороликлар ясыйбыз. Ә сайт ясарга быел гына өйрәндем. Бу сайт минем - тәүге сайтым. 

 

Сайтыма рәхим итегез! Үзегез өчен кирәкле мәгълүматны таба алырсыз дип ышанам.