Авыл музее экспонатлары

   Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә музейларның әһәмияте бик зур.

   Безнең Иске Сәфәр авылында да  экспонатларга искиткеч бай  авыл музее эшли.  Сүзем шул музейда урнашкан “Туган ягыбыз халкы Ватан сугышында” бүлеге турында.  

  Музей елдан-ел байый, яңартылып тора.  Алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы,гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру кебек төп максатларга ирешү өчен музей материаллары чиксез бай хәзинә.