Ветераннар сөйли

  Немец фашистларын җиңеп илебездә азатлык кояшы балкыганга 69 ел вакыт узды. Арабызда инде сугышта катнашкан кешеләр дә бу дөньяда юк... Килер бер көн,  без дә алар турында, гомумән, китаплардан укып, кинолар карап кына белербез. Исән чакларында без ветераннарыбызга  мөмкин кадәр игътибар, хөрмәт күрсәттек, алар белән күбрәк очраштык, истәлекләрен язып алдык.

Шайхуллин Кирам

Шайхуллин Кирам 1921 елның 10 апрелендә Актаныш районы Иске Кадермәт авылында туа. Сугышка кадәр шушы колхозда тракторчы булып эшли. Солдат шинелен сугышка кадәр кия: армиягә 1941 елның мартында алына. Колхоз аны олылап, җыелыш  җыеп, тантаналы төстә озата. Ул сугышка беренче көнне үк -22 июньдә керә. Башта өченче Беларусия фронтында, аннары Икенче Украина фронтында  инженер–разведчик була. Өлкән сержант званиесе ала. Җиңүне Кирам  абый Кенигсбергта каршылый. Ул сугышта II  дәрәҗәдәге “За отвагу”, II  дәрәҗәдәге ”Отечественная война; ”За храбрость и мужество”,”За участие в героическом штурме Кенигсберга“ бүләкләре ала, ә сугыштан соң Бөек Ватан сугышында җиңүнең  25,30,40,50 еллыгына бирелгән медальләр белән бүләкләнә. Туган йортына сугыш бетеп, 1 ел үткәч -1946 елда гына кайта. Менә сугыш барышында Кирам абый күргән кайбер гыйбрәтле хәлләр.

      Коростеньдә 22 июньдә аларны күтәрәләр дә алып китәләр. 3 көнлек коры паёк 1 көндә ашалып бетә. Украин хатын кызлары аларга ипи-сөт бирергә телиләр, ләкин командирлар аларны якын да җибәрми. Күктә немец самолетлары очып үтә, алда тузан –төтен баганалары күтәрелә, ләкин сугышчыларга бернәрсә дә аңлатылмый. Алар чик сакчыларына килеп кушыла. Кулларындагы винтовкалар атарга яраксыз, өйрәнү өчен генә. 3 көн  буе  үлгән чик сакчылары коралы белән дошманга каршы торалар. Аннары 90 шар чакрым чигенү башлана. Китерелгән корал тартмаларыннан винтовка, патрон урынына тимер-томыр, кирпеч кисәкләре чыгыштыра.

   Кирам абый сугыштан кайтып, лаеклы ялга чыкканчы механизатор булып эшли.Татарстанның атказанның механизаторы. 1949 елда Иске Сәфәрдән Шәрифҗанова Саниягә өйләнеп, матур, тыныч гомер кичерделәр.

Миңнәхмәтова Мәрьям

    Сугыш берәүне дә аяп тормый.  Мәдәният йортларындагы кичәләрдә биеп-җырлап күңел ачар вакытларында  кызларны да сугышка ала башлыйлар. Шул хатын-кызлар арасында Мәрьям апа да була. Районнан 25 хатын кызны  военкоматка чакыралар, шуларның 3 сен фронтка җибәрәләр. Сугышка киткәндә аларны Пучы (район) халкы озатып кала. Бу 1942 ел була.

    Казанга барып җитү белән, аларны Япония чигенә җибәрәләр. Поезд көн-төн  көнчыгышка таба чаба. Менә - Байкал күле. Монда туктап, ял итеп алалар. Амур елгасына да килеп җитәләр. Монда хатын–кызларны төрле частьларга бүләләр һәм хәрби объектларны сакларга куялар. Хәрби өйрәнүләр, хуҗалык эшләре, көн–төн постта тору, бер  генә минут та ял юк. Хезмәт авыр, ә ашарга җитми, әз генә буш вакыт булса, урманга кыргый җиләк–җимеш җыярга кереп китәләр. Шулай итеп 1944 ел җитә. Аналары ялгыз калганнарга кайтырга рөхсәт бирәләр.

    Бөек Җиңүне һәр ел саен бәйрәм иткәндә дә ул коточкыч сугышның кара сөремнәре, җафа-газаплары, озак-озын фронт юллары һәрвакыт истә...

 

Мухаметдинов  Һади

    Мухаметдинов  Һади 1915 елда Сәфәр авылында туган. Мәктәпне тәмамлау белән җиң сызганып эшли башлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. 1941 елда сугыш башлана. Алар Полтава, Одесса аша 1941 елның июлендә Бессарабиягә барып җитәләр һәм сугышка керәләр. Ләкин безнең армия өчен бу көннәр бик авыр була, чөнки чигенү башлана. Күп авыллар, шәһәрләр дошман кулына эләгә. Ә 1942 елда оборонага  урнашалар, бераздан алга китәләр. Дошман көчле һәм ныклап коралланган. Һади бабай иптәшләре белән чолганышка эләгә, аннары- плен.4 айлап пленда булганнан соң, 1943 елда партизаннар аларны азат итәләр. “8 ай партизаннар белән бергә дошманга каршы көрәштек, аннары үзебезнең армияга кушылдык. Аннары разведчик булдым. Һөҗүм вакытында яраланып, госпитальдә ятып чыктым. Аннары тагын фронтка”,- дип искә ала Һади бабай....Бервакыт разведкага баргач, “тел” алып чыкканда тагын яралана һәм кабат госпитальгә эләгә. “ Партизанлыкта йөргәндә, немецлардан качып сазлыкта яттык. Аяклар һаман да сызлый”, ди ул. Сугышчан батырлыклары өчен орден – медальләр белән бүләкләнеп 1945 елда, ноябрь аенда авылга кайта.

       Һади бабай тыныч хезмәттә дә сынатмый. Кайту белән комбайнда эшли башлый, гел алдынгы урыннарны ала. Пенсиягә чыкканчы 30 ел комбайнчы  булып эшли. 1975 елда пенсиягә чыга. 1946 елда өйләнә, 4 ул һәм  кыз тәрбияләп үстерә. Гомеренең соңгы көненә кадәр  улы Илшат тәрбиясендә була.

Шакуров Мәгъфүр

      1924 елның 5 мартында Сәфәр авылында туган. 7 класс белем алганнан соң, колхозда эшли. 1941 елда Казанга ФЗУга җибәрәләр. 1942 елда армиягә алына. Аларны Гороховецкий артиллерия полкына җибәрәләр. 3 ай өйрәнүләрдән соң, сугышка озаталар. 1943 елда Беренче Белорусия фронтында элемтәче булып эшли. Бераздан Көнчыгыш Пруссия, Латвия, Литва, Эстония территориясенә барып керәләр. Мәгъфүр абый I, II Прибалтика фронтында Витебск, Смоленск юнәлешләрендә сугыша.

1943 елда яралана, контузия ала, госпитальгә эләгә. 1944 нче елда фронт аша коридор ясап, Балтик диңгезенә барып җитәләр һәм шул коридорны киңәйтеп, Беренче һәм Икенче фронтка әйләнәләр. Аннары Польша җирендә сугышалар, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша.

Мәгъфүр абый 5 фронтта сугыша. Җиңүне Литвада каршылый. Ул 1947 елда өйгә кайту бәхетенә ирешә.

Мәгъфүр абый, озак еллар шофер, бригадир һәм башка җаваплы эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга. Укучылар белән очрашуларга теләп йөри. Тормыш иптәше Рәшидә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.

Сугышчан бүләкләре: 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике “Батырлык өчен” медале, “Бөек Ватан сугышында Германияне җингән өчен”, “Сугышчан хезмәтләр өчен” һ.б. медальләр, Мактау кәгазьләре.

            Гайсин Муллахмәт

Хәрби бүләкләре: “За отвагу”, “За взятие Кенисберга”, За победу над Германией”, За победу над Японией” медальләре.

Гайсин Муллахмәт Гайсә улы 1925 елның 10 октябрендә Сәфәр авылында туа. 6 класс белем ала, аннары авылда төрле эшләрдә эшли.

1943 елның 15 январендә Калинин военкоматына чакырыла һәм фронтка китә, Мәскәү фронтына эләгә. М-13 котюшада хезмәт итә. Ржев шәһәре янында контузия ала. Аннары өченче Белоруссия фронты-маршал Малиновский җитәкчелек итә.

Муллахмәт абыйның җиңүне тизләтүгә киткән өлеше турында тасвирларлык сугыш эпизодлары шактый. Бөек җиңү көнен Балтыйк диңгезе буендагы Кинегсберг шәһәрендә каршылый. (Ленинградка 600 км).

Җиңү килде. Инде туган илебезгә кайтабыз диеп торганда, 6 ай ял иткәннән соң, 1945 елда Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Юлда 1 ай барганнан соң Монголиягә җитәләр.Аннары Манчжуриягә озаталар. Тирә-якта гел ком-таш, юл бик авыр була. Бу вакытка Япония- Италия – Германия каолициясе төзелгән була.” Каты сугышлардан соң Харбин шәһәрен алдык. Хинган таулары өчен 3 көн, 3 төн сугыштык. Машина батса, шинельләргә хәтле машина астына сала идек”,- ди ул.

Япониянең коралы күп, барысы да җир астында. Әгәр Япония белән сугыш башланса, без аларны җиңә алмас идек. АКШ Херосима белән Нагасакига атом бомбасы ташланганнан соң гына җиңүгә ирештек, дип искә ала ул.

Соңыннан зенитная частька эләгәләр. Кытайда бер генә көн дә тыныч булмады, дошман гел һөҗүм итеп тора. Бары 1948 елда гына тулы җиңүгә ирешеп, туган иленә кайта.

Бәдертдинов Мирас

Бәдертдинов Мирас 1921 елда туган. Белеме – 10 еллык, һөнәре – комбайнер.  Комбайнда эшләгән җиреннән аны 1940 елда армиягә җибәрәләр. Ул артиллерия полкында элемтәче була. 1941 елның 1 ноябрендә фронтка киләләр. Куйбышев шәһәрендә парадлары була.Ә аннары сугыш, сугыш... Элемтәче Бәдретдинов батырлыгы, өзлексез элемтә тәэмин итүе өчен командование тарафыннан берничә мәртәбә язмача да билгеләп үтелә. Семьясына җибәрелгән рәхмәт хатында, дошман уты астында, берүзе подразделениеләр арасында элемтәне тәэмин итеп, уңышлы һөҗүм хәрәкәте алып барырга мөмкинлек бирүе турында язылган була. Батыр ярасыз булмас, ди. 1943 елның сентябрендә 2 аягы, бер кулы яраланып, 14 ай госпитальдә дәвалана. 1944 елда авылга кайта. Пучы  урта мәктәбенә военрук итеп билгелиләр. 1945-1946 елларда шунда эшли. 1947 – ачлык елында тагын комбайнга куялар. 1949 елда район Советына депутат итеп сайлана. 1952-1967 елларда авыл Советы председателе булып эшли. Җиңү ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

“... солдатлар фронтка күп керәләр, ләкин аз чыгалар. Шулай бервакыт ашап утырабыз, каяндыр дошман самолёты килеп чыкты да, бомбалар яудыра башлады. Мин бер чокырга очып төштем, бәхеткә исән –имин калдым. Ә бер йорт җир белән тигезләнгән, бик күп кеше үлгән иде. Сугыш афәте башка кабатланмасын, барлык кешеләр дә тыныч һәм бәхетле яшәсеннәр иде”, - ди яза ул үзенең истәлекләрендә.  

Латыйпов Әмирҗан

1926 елның 17 апрелендә Иске Кадермәт авылында туа. Башта кадермәт башлынгыч мәктәбендә укый, аннары Сәфәрдә җидееллык мәктәпне тәмамлый. 15 яшеннән колхозда эшли башлый, 3 ел буе ат җигеп җир сөргән.

1943 елның 6 ноябрендә сугышка китә, төрле фронтларда сугыша.

Җиңүне ул Вильнюста каршылый, ләкин тиз генә өйгә кайтып  булмый. Биш ел буе Кырым, Кавказ җирләрендә, Балтыйк буйларында хезмәт итә. 1950 елның азагында, ниһаять, өйгә кайту насыйп була. Сугыштагы батырлыклары өчен ике орден һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Әмирҗан абый башта МТС та эшли, аннары Чаллыда механизаторлыкка укып кайта. Күп еллар техникада эшли. 1953 елда өйләнеп, тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

 

 

Туктаров Заһит

Заһит абыйны 1943 елның 13 январендә Кызыл армия сафларына алалар һәм ерак көнчыгышка җибәрәләр. Шамановка станциясендә туктыйлар һәм хәрби хезмәт башлана. 1943 елның февралендә хәрби ант кабул итәләр. “Партизан” дигән совхоз кырында  57 нче укчы полкта хезмәт итә башлый. Шушы елның декабрь аенда көнбатышка фронтка җибәрәләр. 1944 елда 3 ай артиллереягә өйрәтәләр һәм кече сержант званиесе биреп Ленинград фронтына озаталар. Җәй көне Выборг шәһәрен азат итүдә катнашалар, анда күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Выборг шәһәрен алгач,  оборонага күчәләр. Җәй азагында Финляндия хөкүмәте белән сугышны туктату турында килешү төзелә. 1944 елның декабрендә 3 нче Белорусь фронтына күчерелә. 1945 елның 13 январендә һөҗүмгә күчәләр.Шушы көнне Заһит абый яралана һәм госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, 2 бригада 29 АИПТАП составында, сугыш бетеп өйгә кайтып киткәнче хезмәт итә. Кенигсберг шәһәрен алуда катнаша. Сугышны Пилау шәһәрен алу белән тәмамлый. “За отвагу”, “За взятие Кенигсберга”, “За победу ад Германией” медальләре белән бүләкләнә. Сталиннан “За вторжение в Пруссию, “За взятие гогрода и крепости Кенигсберга”, “За взятие гогрода и крепости Пилау” өчен рәхмәт хатлары ала. Сугыш беткәч шул ук частьта хезмәт итә. 1948 елның февралендә авылга отпускага кайтып килә, ә 1950 елның 29 мартында демобилизация белән авылга кайта.

Авылга кайткач Заһит абый гаилә корып җибәрә, колхозда эшли. Аның кулыннын килмәгән эше юк. Гаиләсендә үрнәк ата, балаларын эшкә өйрәтеп үстерә. Белем бирә. Нинди генә сорау яки йомыш белән килсәләр дә, авылдашларын ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала, ярдәм итә.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның белемле, грамоталы булуын үзе турында язылган истәлекләре дә раслый.