1941 ел, 22 июнь. Фашист Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана.1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем  белми.

 Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Сугыш ...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.