Бөек Ватан сугышына һәйкәл ясау буенча мастер-класс

   


      Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап бөтен ил күләмендә бик күп чаралар, конкурслар үткәрелде. Мин дә шуларның берсендә катнашырга булдым. Бөек Ватан сугышына багышлап һәйкәлләр ясау конкурсы иде ул. Мин сугыштан исән-сау  әйләнеп кайткан чәчәк тотып торучы ветеранны күрсәтергә теләдем.


Эшемнең  кайбер этапларын сезгә дә күрсәтеп китәсем килә.

Такта кисәге өстенә монтажлау өчен кулланыла торган күбекне сиптереп өябез. Кипкәч кирәкле фигурага китерәбез.

Барлыкка килгән фигураның өстеннән гипс белән эшкәртеп чыгабыз

Фигураның өслеген тигезлибез.


Менә шундый скульптура килеп чыкты.

Буяр алдыннан фигураны ПВА клее ярдәмендә эшкәртеп чыгабыз.

Скульптураны бронза төсенә буйыйбыз.


Без бу конкурста мәктәптән өч укучы катнаштык. Без бу рәсемдә әзер эшләребез белән: Нуруллин Рафил, 6 нчы класс укучысы. Фатихова Инзилә, 4 нче класс укучысы.