Рәхимсез сугыш

Бөек Ватан сугышының тынганына 70 ел үтте. Мин үзем дә, әти- әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында өлкәннәрдән ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, болында кешеләр, ятим балалар килеп баса. Әйе, бу рәхимсез сугыш халкыбызга бик күп кайгы-хәсрәтләр китергән. Япь – яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да тик тормыйлар: басуда эшлиләр, солдатларга киемнәр тегәләр. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, күз яшьләрекитерә. Я ире, я уллары, я әтисе Ватан өчен яу кырында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була бу елларда. Бу сугыш та безнең күп якташларыбыз корбан булган. Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми. Җиңү көне килә. Хәзерге вакытта 9 май – Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик күпме генә еллар узса да, халык хәтерендә бу сугыш иң авыры, иң дәһшәтлесе булып калыр, һәркем халкыбызның батырлыкларын һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыр. Без ел саен 9 май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм тантанасын карарага барабыз. Анда күкрәкләренә орден –медальләр таккан ветераннарны күргәч, аларга мең рәхмәт әйтәсе, иң матур сүзләр белән юатасы килә.

                                            Сөбханова Таңсылу, 7  нче класс укучысы

Минем батыр солдатым

                                                                 Гомер әкрен генә уза

                                                                 Эзләр кала үткән буынга

                                                                Синен эздән кайсы барыр микән?  

                                                                Кемнәр калыр микән урынга?                                                    Хәтер, хәтер… Кечкенә чактан алып тормыш юлына кадәр кеше күңелен хәтер биләп ала. Нинди генә вакыйгалар сыймый  адәм баласына! Гомер бик тиз утә. Вакыт уза, ә хатирәләр яңара бара.

   Тормышнын һәр мизгелен, һәр минутын күз алдыннан үткәреп, үткәннәрне искә төшереп алу өчен әбием әкрен генә гомер йомгагын сүтә.

    Сизелми гомер ага да ага. Әбием Гайнелякин хәтеренең ин нечкә кылларына чиртә, хәтирәләрен барлый горурланырлык ич аларнын үткәне?! Э Мәхәббәт? Бәләкәй генә  буйлы, җор телле Усы авылы кызы Гайнелякин үзенең мәхәббәтен-Иске Сәфәр авылы егете Харисны таба. Бабам да  төшеп калганнардан булмый, бик үткен, чая, өздереп саратский гармунда  уйнаучы егет була. Бер-берсе белән танышып, аралашып йөргәннән соң,  сөюгә уралган гаилә учагын  корып җибәрәләр.

“Харисым бик ярдәмчел, ачык йөзле  кеше иде. Бәлки шул сыйфатлары өчен яратканмындыр инде мин аны, -дип яратып  искә ала әбием. Искә ала диюем юкка  түгел, бабам Харис бүгенге көндә мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын.

Минем бабам Таҗимарданов Харис - сугыш ветераны. Мин бабамны фотолардан гына күреп  беләм, ләкин аны шундый яхшы, хөрмәткә лаеклы  кеше икәнен әти-әнием, әбием, апаларым сөйләве аша беләм.

    Сугыш, сугыш. Күпме күз яшьләре, күпме ятим калган балалар, тол калган хатыннар  күз алдына килә. Миллионлаган кешеләр  үзләренең туганнарын, туган якларын калдырып чит җирләргә чыгып китәләр. Авылда хатын-кызлар, карт-коры, бала-чага кала. Көннәр буе таңнар  алып кичкә кадәр  алар  бил бөгә-бөгә кырда эшлиләр.Төннәрен шәм яктысында оекбашлар бәйлиләр.

    Бабам Харис 18 яшендә  ук сугышка китә. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр фашистларга каршы  кискен көрәш алып бара. Җиде тапкыр яраланып, госпитальдә ята. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. ”Без  изге сугыш алып бардык, без тәмугка газиз Ватаныбызны яклап кердек!”-дия торган булган бабам. Аның сугыш турында сойләгән һәрбер  хәтирәсен сагынып искә алабыз.

       Минем кулымда саргаеп беткән хәрби билет. Ул  сугышта бабамның  түш кесәсендә йөргәндер. Бу чыннан да тарихи истәлек. Тормыш юлы башланганда, кулына хәрби билет тотып, сугыш кырларында аяусыз көрәшкән бабам бүген дә  7 баласы, 16 оныгы һәм 20 оныкчыгы өчен бик кирәк һәм терәк булыр иде.

       Авыл читендәге  зират капкасын әкрен генә ачам. Нинди тынлык  хөкем сорә. Кемнәр генә, күмелмәгән икән бу зиратка! Яшел үләннәр өстеннән атылып, әкрен генә бабам кабере янына  киләм. Менә шулай һәр ел саен җиңү көнендә бабам  каберенә чәчәкләр алып киләм, аның белән серләшәм.

      Тыныч Йокла бабам!Авыр туфрагың җиңел булсын.

       Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый. Жирдә  кылган гамәлләре әйтелгән васыятьләре, ниһаять гомерен дәвам иттерүче  варислар кала. Уткән елларга  карап, хәтирәләрне искә   төшереп, без хәзерге чор балалары, яу кырларында башын салган, зур батырлыклар күрсәткән батыр солдатларыбыз алдында баш иябез, аларны  зур  хөрмәт белән искә алабыз. Илебез күкләре һәрвакыт аяз булсын, киләчәктә безгә сугыш ачысын күрергә язмасын иде.

      Гомер уза аккан сулар  кебек йөрәкләрдә кала эзләре. Калсын ул эзләр. Гомер буе тырыш хезмәт куйган, намуслылык һәм гаделлек эзләре калсын. Тәүфыйклы, тәрбияле балалар тәрбияләп үстергәнгә туган горурлык эзләре калсын.                                                                                                                                                                                                                  

                                                                              Марданова Гүзәл, 5 нче класс укучысы

Сугыш һәм яз

       Туплар гөрелтәсен кушылып, яз килде. Сугыш һәм яз. Берсе – үтерүче, берсе- тергезүче. Берсен-берсе инкарь иткән шушы ике дошман бергә җитәкләшеп килделәр. Туплар үкерде. Кешеләр үлде. Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьне тергезде. Агачлар бөреләрен ачтылар. Тургайлар һавага күтәрелде. Ояларда кайнар йомыркалар барлыкка килде. Солдатларның талчыккан йөзләре җиңү шатлыгыннан нурланды.

       Буш арада без, солдатлар, сандугачларның сайравын тыңлап утырабыз, өйләребезне сагынабыз. Баласы бар, баласын сагынып көрсенә... Ә сыерчыклар корт ташыйлар, бала туйдыралар...

 Фатихова Ләйлә, 7 нче класс укучысы

Сезне котлап...

Искә алабыз без бүген,

Данлы Җиңу  иртәсен.

Ватаныбыз батырларына,

Килә рәхмәт әйтәсем

Рәхмәт сезгә, әби–бабайлар!

Сезнең батырлык ышыгында ,

Тыныч яши бүген балалар!

Кабат булмасын сугышлар

Кояш белән атсын туар таңнар.

Җиңу килгән бәйрәм белән

Тәбрик итәм, сезне, туганнар!

 

Марданова Гүзәл, 5  нче класс укучысы

Сез булганга шатлык йөзләрдә!

Авылыбызның нәкъ уртасында

Мәрмәр таш тора – зур һәйкәл.

Ә ул ташта милионлаган исем

Тыныч тормыш өчен көрәшкән.

 Исән калганнар да сирәк хәзер

Ватан сугышы ветераннары.

Әле дә сезнең йөрәкләрне

Телеп тора канлы утлары.

 Дистәләгән еллар узсалар да

Утлы көрәш сезнең күзләрдә.

Маңгай тулы сырлар сызсалар да

Сынатмыйсыз искән җилләрдә.

 Ул елларның  сагыш, вәхшәтен без

Бары сезнең аша  беләбез.

Ветераннар! Газиз ветераннар

Сезнең алда без баш иябез!

 Сугыш елы...  Ул аяусыз сугыш елы.

Мең югалту, ачы күз яше.

Тик бер Аллам, сакла яман утлардан

Күрсәтмә син мондый вәхшәтне!

 70 нче Зур җиңүне быел

Бәйрәм итә җирдә халкыбыз.

Ветераннар! Бу җиңүне мәңге

Онытмабыз,  күңелдә сакларбыз!!

                Харунов Айгиз, 8 нче класс укучысы

Рәхмәт сезгә...

 Инде 70 ел үткән

Алар  җиңеп кайтканга.

Рөхсәт итегезче, ветераннар!

Җиңү белән котларга.

 

Тыныч тормышта яшәсен дип,

Сугышкан бабаларыбыз.

Тылда да хезмәт куйган бит,

Әби, апа, ир-атларыбыз.

                                     Гыйлмуллин Илназ, 8 нче класс укучысы