Авыл уртасында - һәйкәл


Яу килсә, илләр бетә, ирләр кырыла, нигезләр корый. 1941 елны Иске Сәфәрне баскаклар басып алмады, ләкин дошманны юк итү өчен шушы авыл Советыннан 426 өрлектәй ир-егет кулына корал алды, шуларның 304 енә  яңадан туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмады. Сугыштан читтәге Иске Кадермәт, Терпеле, Абдуллин һәм Иске Сәфәр авылларыннан Әхмәтҗан һәм Ширий нәселеннән 8, Сәетнекеләрдән алты яугир суга салган кебек югала. И, газиз ир бала! Бүген Иске Сәфәр авылында гына да Әхмәтҗанов, Мөслимов, Ногаев, Рәхмәтуллин фамилияләрен йөртүче юк. Биредә явыз көч узмаса да, аларның нигезе җир белән тигезләнгән. Бу тиңдәшсез канкоешта күпме асыл затлар югалмады да, кемнәрнең бәхетләре челпәрәмә китерелмәде.

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар 

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Иске Сәфәр авылындагы һәйкәлләр

Иске Сәфәр авылы җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашып яуда ятып калганнар истәлегенә 4 һәйкәл бар: икесе - Сәфәр авылында, калган икесе - Иске Кадермәт һәм Терпеле авылларында.







Бөек җиңүнең 20 еллыгына 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган беренче һәйкәл. Анда сугыштан кайтмый калган 304 авылдашыбызның да исемлеге бар. Районнан җибәрелгән проект буенча Шайхрамов Шәрифҗан бригадасы тарафыннан 1965 елда төзелгән.  





1985 елда Бөек Җиңүнең 40 еллыгына төзелгән һәйкәл. Районның күренекле журналисты Х.Миңнегалиевнең улы проекты буенча эшләнгән.


9 Май бәйрәменнән күренешләр

Иске Кадермәт авылында 9 Май бәйрәме

Терпеле авылындагы һәйкәл янында