Бер солдат тарихы

Фарсыев Муллаян Фарсый улы

1918 елның 9 декабрендә Иске Сәфәр авылында туган. 1926 -1929 елга кадәр Сәфәр башлангыч мәктәбендә укыган. Аның балалык еллары бик авыр елларга туры килә, ачлык ялангачлык  аны бик иртә эшләтә. Башлангыч мәктәпне тәмамлау белән җиң сызганып эшли башлый. 1934 елда ул  колхозга член булып керә.1939  елда хәрби хезмәткә алына. Көннәр, айлар үтә...1941 елда хезмәт срогын тутырып, озакламый өйгә кайтабыз дип өметләнеп йөргәндә, Гитлер Германиясе, 1941 елның 22 июнендә, хыянәтчел төстә безнең илебезгә басып кергән, дигән хәбәр килеп ирешә. Сугыш!. Бу хәбәрне ишетүгә Муллаян абый әнисенә сугышка китүе турында әйтеп  хат яза.

1941 елның 22 нче июнендә сугышка алып китәләр. Беренче көнне аларга  кая барганнарын да әйтмиләр. Алар Одесса, Бессарабия, Киев, Смоленский, Курск дугасы аша үтеп Берлинга кадәр барып җитәләр. Америкалылар белән Кенигсберегта очрашып, сугышка шунда нокта куялар. Ләкин әле тагын өч ай Германиядә хезмәт итә. 1946 елның 6 июнендә авылга кайта. 

 

  Тыныч тормышта Муллаян  Фарсиев 1946  елдан “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозында  рәис ярдәмчесе булып эшли. 1952 елда партиягә керә. 1952-1957 елларда шофер булып эшли. 1958 елдан бригадир булып эшли.

Муллаян бабайның сугыш юлы картасы

Алар Одесса аша 1941 елның июлендә Бессарабиягә барып җитәләр һәм сугышка керәләр.  Бу көннәр алар өчен бик авыр була – чөнки чигенү башлана. Күп авыллар, шәһәрләр дошман кулына эләгә.Чигенүдән Киевта тукталалар һәм чолганышта калалар. 8 ай дошманга каршы көрәшкәннән соң, тулы бер полктан 23 кеше генә исән кала. Аннары капитан җитәкчелегендә, үзебезнең армияга кушылалар.Смоленскида 6 ай оборона тоталар. Курск дугасына барып җиткәнче ул шофер була. Һөҗүм вакытында яраланып, госпитальдә ятып чыга . Сәламәтләнгәч,  кабат фронтка китә, танкта механик-йөртүче итеп билгелиләр үзен. “ ИС-3” авыр танкы белән Берлинга кадәр барып җитәләр. Союзниклар белән бәрелешмәс өчен, танкларын буйыйлар, билге салалар. Америкалылар белән Кенигсберегта очрашып, сугышка шунда нокта куялар. Ләкин әле тагын өч ай Германиядә хезмәт итә.

Муллаян абый тормыш иптәше Рәйсә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, укыталар, кеше итәләр. 2006 елның 18 апрелендә 88 яшендә якты дөнья белән саубуллаша.

 

Вафатыннан соң 4 ел вакыт узгач, 2010 елның апрель аенда  1941 елда язылган хаты буенча Мәскәүдән “ Жди меня” тапшыруыннан журналистлар килә. Баксаң,  Муллаян абыйның язган хаты ул вакытта әнисенә килеп җитә алмаган. Немец оккупантлары бер кочак хатларны кулга төшергән булалар  һәм алар Австриягә  архивка  килеп эләгә. Архивтан  хатларны Россиягә җибәрәләр. Шулай итеп, 69 елдан соң, бу хат тормыш иптәше Рәйсә апа кулына килеп эләгә. Менә ул хатлар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган.

"Жди меня" тапшыруының әлеге чыгарылышын түбәндәге адрес буенча кереп карый аласыз: 

http://vk.com/videos149607016?z=video149607016_167658953%2Falbum149607016


Күрсәткән батырлыклары өчен күп төрле орден медальләр белән бүләкләнә