Югалган бабам эзләреннән...

Карт бабам табылган...

Әбием белән иске фотографияләрне карап утырырга бик тә яратам мин. Менә ничәнче тапкыр инде әбием шушы фотографиягә карыйда, уйларына чума... 

Бу фотода әбиемнең әнисе һәм әтисе сурәтләнгән, минем карт әбием һәм карт бабам булалар инде. Карт бабам бүгенге көннәргә кадәр югалганнар исемлегендә йөри иде. Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләп йөргән көннәрдә гаиләбезгә күңелле хәбәр килеп иреште: "Карт бабам табылган!"..

Минем карт бабам - Нурмөхәммәтов Мирзамөхәммәт Нурмөхәммәт улы пленга эләккән һәм шунда ук аның гомере дә  өзелгән...

1942 нче елның җәендә Курск янындагы канкойгыч бәрелешләр вакытында аның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр генә килеп ирешә ул елларда. Балалары күп тапкырлар әтиләрен архивлардан эзләтеп карасалар да моңа кадәр уңай җавап килми аларга. Берничә ай элек аның пленга эләгеп, концлагерьда һәлак булуы турында хәбәр килеп ирешә. 


Сугыш

22 нче июнь…  Бу көн безне ел саен 1941 нче елга алып китә. Таң алдыннан тынычлык күктән яуган бомбаларның шартлавы белән бозыла. Сугыш!..

     Һәм шул ук 1941 нче елны Мирзамөхәммәт бабам Илеш военкоматыннан фронтка мобилизацияләнә.  Аның бронь алырга мөмкинлеге дә булган, югыйсә, ул бер аягына чатанлап йөргән. Ләкин бөтен ир-егет фронтка киткәндә, өйдә утыра торган кеше булмый ул. Ил алдындагы бурычын үтәргә ашыга. 

Форнттан  хатлар килә, Сталинград янында сугышуларын хәбәр итә. Сугышта ниләр булуы турында аз язган ул, күбрәк өйдәгеләрнең хәлләрен сораган. 1942 нче елда хатлар кинәт кенә килүдән туктый. 

Хатлар килгәндә Сания әбиемне өмет яшәткән, берсеннән-берсе бәләкәй баллалар белән берүзе калган бит. Хатлар килми башлагач та ул иренең үлгәнлегенә ышанмаган. Ул аны гомеренең соңгы көннәренә кадәр көткән...



"Тоткынның шәхси картасы"

Карт бабам турында хәбәр килеп ирешкәч, без аның пленда булуы турындагы документларны эзли башладык. ОБД "Мемориал" сайтыннан бик күп материал таптык. "Тоткынның персональ карта"сыннан күренгәнчә, ул пленга Курск янында төшкән, төгәл датасы - 3.07.1942.  

Тоткыннар турында барлык мәглүматьны да туплап барганнар. Хәтта хатының исемен, кан группасын. Анысы ни өчен кирәк булды икән? Тоткыннарга медицина ярдәме күрсәтелмәгән бит инде...  

Тоткынлыкка төшкән солдатлар нәрсә турында уйладылар микән? Туган йортлары, әниләре, хатыннары , балалары турындадыр, мөгаен. Хатлар язу мөмкинлеге булмаган шул...

 

  


     «Шталаг № 326» концлагеренда тормыш

 Мирзамөхәммәт бабамны Германигә «Шталаг № 326» лагерена озаталар. 

 «Шталаг № 326» лагерена 1941  нче елның язында нигез салына.  Ул 400 м га 1000 м зулыктагы урман участогы була,  Төньяк Рейн-Вестфалия җиренең Хевелхоф (Hővelhof) тимер юл станциясеннән 7 км ераклыктагы  Эзельгайдэ( Eselheide) исемле кечкенә генә авыл янында урнашкен була. Биредә фашистлар тарафыннан  официаль документларда    «Шталаг № 326-(VI-К)- Stalag VI K (326)» дип аталучы лагерь төзелә. Почта адресы – «Шталаг № 326(VI-К)», Форелькруг близ г.Падеборн. Мин бу хакта http://Stalag326.live journal.com/ сайтыннан белдем.

 Тоткыннар яшәгән бараклар бик кысан булган. Мәйданы 40 кв.метр булган бүлмәгә 150-160 кеше яшәгәннәр. 1942 нче елның көзенә кадәр бер баракта да яту урыннары да булмаган, хәтта. Яктылык та, өстәл-урындыклар да, эчә торган су да булмаган. Дистәләген кешеләр берьюлы үлгән. Бабамның картасыннан күренгәнчә, ул 1943 нче елның  21 январенда үлгән,  Оберланген шәһәрендә күмелгән.