Якташларым - Советлар Союзы Геройлары

 

Дәүләтов Баян Еркәй улы

Баян Еркәй улы Дәүләтов 1924 елның 8 мартында хәзерге Татарстан Республикасы  Актаныш районының  Татар Әҗбие авылында туа. Милләте - татар. Мәктәпнең 7 сыйныфын бетергәннән соң, колхозда эшли. 1942 елда Совер Армиясенә алына. Хәрби училище тәмамлаган лейтенант взвод белән  җитәкчелек итә. Курск дугасында Орел төбәген, Севск шәһәрен азат итүдә катнаша. Егетләре кыю, җитез хәрәкәт итәләр. Днепр ярына җитәләр. Үзәк фронт составындагы 65нче армиянең 60нчы укчы дивизиясенә караган 1281нче укчы полкның взвод командиры лейтенант Дәүләтов, беренчеләрдән булып, Днепрны кичә. 1943 елның 17 октябрендә Баян Еркәй улы сугышчылары белән Бывалки авылын (Гомель өлкәсенең Лоевский районы)  алуда катнаша, алар аңа көнбатыш яктан көтмәгәндә барып керәләр. Алар ачкан юлдан авылга бөтен батальон килеп керә, немецларны качарга мәҗбүр итә. Плацдарм ныгый һәм киңәя, калган гаскәргә һөҗүмне үстерергә нигез тудырыла. Шундагы каты сугышларның берсендә батыр егетебез октябрьдә һәлак була. Үлгәннән  соң  аңа 30 октябрьдә  Советлар Союзы Герое исеме бирелү хакында Указ чыга. Бывалки авылында җирләнә. Аның исеме Бывалки авылында сугышта һәлак булган солдатларга куелган һәйкәл янындагы мемориаль тактага уеп язылган. Актаныштагы бер урам Герой исеме белән аталган.


 

Заманов Хәсән Заман улы

Хәсән Замановның үлгән вакыты ике төрле, берләрендә – 1951 ел, икенчеләрендә- 1959 ел. 

Хәсән  Заман улы  Заманов 1912 елда Актаныш районы Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа (бу юллар кире кагылгысыз булып барлык басмаларда язылган). Кайбер басмаларда аның турында “ сугышка кадәр Чиләбе шәһәрендә  һәм туган колхозында эшләгән...”, “... сугышка чаклы Харьковтагы трактор заводында эретеп ябыштыру һөнәрен өйрәнә...” дигән юллар бар. Хәсән Заманов Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларына алына. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.

Воронеж фронты составындагы 38 нче армиягә караган 16нчы укчылар дивизиясенең 465 нче укчы полкы укчысы 1943 елның 25 сентябрендә үзенең подразделениесе белән Киев шәһәреннән төньяктарак Днепрны кичеп, уң як ярга чыга һәм бер ай дәвамында яр буендагы плацдармны тотып калу һәм ныгыту өчен барган сугышларда катнаша. Фашистлар аларны ярга кысрыклыйлар. Берара сугыш тынып торганда чәй эчәргә җыеналар. Кинәт өсләренә үзйөрешле туплар килә. Хәсән аларга каршы шуышып китә, гранатасын ыргыта, берсе төтенли башлый, аннары икенчесен сафтан чыгара, өченчесенә граната ыргыткач, ничә тапкыр яраланган якташыбыз күтәрелгән ут баганасыннан үзе дә һушын җуя. Санитарлар, табып алып, санбатка озаталар. Анда аны Фаина исемле шәфкать туташы (ул да Советлар Союзы Герое исеменә лаек була) икенче тапкыр үлем тырнагыннан коткара.

1943 елның 6 ноябрендә Украина башкаласы азат ителә, бу вакытта  Хәсән Заман улы үлем белән көрәшә. Аңа берничә тапкыр операция ясыйлар, аягын да кисәләр. Авыр яралы солдатның кем булуын тормыш иптәше Гөлҗәннәт Заманова хаты буенча беләләр. Күрәсең, Хәсән ул хатны күкрәк кесәсендә саклап йөрткән.

Бервакыт баш врач палатага газета тотып  килеп керә. Беренче битендә – бүләкләнү турында Указ. “Сезнең турыда язмыйлармы монда? - дип кызыксына врач.- Сезне тәбрик итәргә кирәктер? Герой!” Хәсән башын гына чайкый. Ул – Заманов. Ә монда фамилия “С” хәрефеннән башлана. “Бары бер хәреф туры килми. Кызганыч!”- хирург авыр сулый.

 1944 елның 10 гыйнварында аңа Герой исеме бирү турында Указ чыга, ләкин моңа ышанмый, чөнки фамилиясе бер хәрефкә үзгәртелеп Саманов дип язылган була. Үлгәннән соң Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале аның тормыш иптәше Гөлҗәннәткә һәм балаларына тапшырыла. Хәсән Заманов үзенә Герой исеме бирелүен белми кала.  Кыю якташыбыз хөрмәтенә Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәренең үзәк мәйданында обелиск куелган, рәсми кәгазьләре, шәхси әйберләре шәһәрнең крайны өйрәнү музеенда саклана.  Туган авылы Күҗәкәдә  мәктәп янындагы һәйкәле дә авылдашлары һәм яшь буынга батыр данын искә төшереп тора.  


Минаев Гатаулла Мирзаһит улы (Орлов Николай Сергеевич)

Николай Сергей улы Орлов -  якташ Геройларыбыз арасыннан иң озак яшәгәне (1982 елның 29 сентябрендә вафат була). 

Батыр якташыбызның чын исеме – Минаев Гатаулла Мирзаһит улы. 1919 елның 29 декабрендә  хәзерге Татарстан Республикасы Актаныш районы Зөбәер авылында туа. Милләте – татар. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, гаиләләре белән Ленинград өлкәсенең    Колпино шәһәренә күченәләр. Малай ятим кала.  Шуннан соң исеме үзгәрү турында өч төрле мәгълүмат. Беренчесе – “...аны Орловлар гаиләсе үзенә алган.” . Икенчесе – “...шәһәрдә ятим малайга “Орленок” кушаматын тагалар” . Өченчесе – “... малай атлар карый, шунда Орленок кушаматлы ат була, озакламый үзен дә “Орленок” дип йөртә башлыйлар. Колпино шәһәрендә тимер-бетон заводына эшкә урнашкач, Николай Орлов булып китә.” 

Сугышны армиядә каршылый. Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләгә, лагерьдан берничә тапкыр кача. 942 елның февралендә Сумы өлкәсенең Ямпольск районында хәрәкәт иткән “За Родину” партизан отрядына килә, шартлату  төркеме командиры була. Үзен кыю сугышчы, сәләтле оештыручы итеп таныта. Аннан штаб  башлыгы урынбасары итеп билгелиләр, разведкага җитәкчелек итә. Аның төркеме 20 сугышчан-диверсион операция уздыра, дошманның йөзләгән эшелонын, 4 тимер юл күперен шартлаткан.  Якташыбыз ике тапкыр Ленин ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 2 маенда 25 яшьлек егеткә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Карар чыга. 1982елда Ровно шәһәрендә җирләнә. 


Фадеев Сергей  Михаил улы

Сергей Фадеев 1919 елның 8 апрелендә хәзерге Самара өлкәсенең Ставрополь авылында, хәзерге Тольятти шәһәрендә туган. Милләте – рус. Биш сыйныф бетергән. “ Бөек Ватан сугышына кадәр  Актаныш районы Актаныш авылында яшәгән һәм эшләгән.” ( “ Батырлар китабы” , : К., 2000– 328 б..). Шулай ук Дербышкада яшәгән дигән мәгълүмат та очратырга мөмкин. 1939 елда Актаныштан армиягә китә. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында.

729 нчы аерым танкларга каршы көрәш дивизионында (16нчы танк корпусы, 2нче танк армиясе, Үзәк фронт) туп төзәүче рядовой Фадеев 1943 елның 6 июлендә Ольховатка авылы (Курск өлкәсе Поныровский районы) янында дошманның танк һөҗүмен кире кайтару вакытында батырлык күрсәткән, аның расчеты 11 дошман машинасын җимергән һәм яндырган, шуларның бишесе – авыр танклар. Шулай ук танклар саны 14 дип күрсәтелгән чыганак та табарга мөмкин.   Яраланган булса да, сугыш кырын ташламаган. Советлар союзы Герое исеме 1943 елның 8 сентябрендә бирелгән.

1944 елда гариплек буенча демобилизацияләнә. Самара шәһәрендә яши һәм эшли. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән.

1952 елның 10 октябрендә вафат була. Самара шәһәренең бер мәйданында Герой истәлегенә мемориаль такта куелган.


Һадимөхәммәтов Гомәр Мостафа улы

Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов – якташ  Әтәс авыл җирлегенә кергән Иске Бикчәнтәй авылында туган. 

Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 январенда  Актаныш районы Иске Бикчәнтәй авылында  крестьян гаиләсендә туа.  Балачагы Столыпинның уңышсыз реформасы, Россия империясенең Беренче Бөтендөнья сугышына әзерләнә елларына туры килә.  1913 елда алар гаиләсе белән Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылына, соңрак 1915 елда Анжеро-Судженск шәһәренә күчеп китәләр. Анда ул шахтада эшли, читтән торып педагогия институтын тәмамлый һәм мәктәп директоры булып эшли. 1928-1930 елларда хәрби хезмәттә була. 1941 елның ноябрендә фронтка җибәрелә. 944 елның җәендә 2 айлык хәзерлектән соң Белоруссияне азат итәчәк “Багратион” операциясендә катнаша. 

1944 елның җәй уртасы. Дәһшәтле “Багратион” операциясе башланып китә. Немест-фашист командованиясе Белоруссия җирен Германия чигенә иң кыска юлны табып торган плацдарм дип карап, бу районга аеруча игътибар итә. Монда көчле ныгытмалар казып, оборона сызыкларын булдыра. Калын урманнар, бихисап елга-күлләр, сазлыклар да совет гаскәрләренә өстәмә киртә булып тора.

Көнбатыш Двинадагы Припять елгасына кадәр сузылган дошман ныгытмаларына танк һәм механиклаштырылган корпуслар белән көчәйтелгән дүрт фронт гаскәрләре көчле дулкын булып һөҗүмгә күчә. Бигрәк тә Бобруйск һәм Витебск районнары тирәсендә бертуктаусыз канкойгыч бәрелешләр башлана. Дошман үтә дә ярсып каршылык күрсәтә. Беренче Балтыйк фронты составына кергән 235 нче укучы дивизиянең 732 нче укчы полкы да алга ыргыла...

Өлкән лейтенант Һадимөхәммәтовның ротасына, батальонның авангардында булып дошманның беренче оборона сызыгын өзәргә кушыла. Рота командиры Гомәр Һадимөхәммәтов һәҗүм алдыннан һәр взвод, һәр бүлекчә белән әзерлек эшләре алып бара, дошманның позицияләрен өйрәнә, ут нокталарын, хәрәкәт итү маршрутларын билгели. Сугышчыларның тылда калган туганнарының, гаиләләренең хәл-әхвәлләрен белешә, алар белән әңгәмә кора, күңелләрен күтәрә. Аның укытучылык тәҗрибәсе фронтта бик ярап куя. Беренчедән, гади сугышчыларның хәленә керү рота командирынаң абруен күтәрсә, икенчедән, һөҗүм алдыннан була торган киеренкелекне йомшарта, сугышчыларны күпмедер дәрәҗәдә авыр хисләрдән арындра, юата.

Ә иртә таңнан совет гаскәрләре “җирне тетрәтеп, күкрәтеп” артиллерия әзерлеген башлап җибәрә, дошман ныгытмаларына йөзәр-меңәрләгән снарядлар ява башлый. Бу форсаттан файдаланып, өлкән лейтенант Һадимөхәммәтов үзенең ротасын дошманга күрсәтмичә, сиздермичә куаклыкларга, түмгәкләрге ышыкландырып сазлыклар буйлап һөҗүм итү өчен уңайлы позициягә алып чыга. Артиллерия уты туктауга, рота командиры Гомәр Һадимәхәммәтов, наганын югары тотып, сугышчыларны атакага күтәрә.

-Рота, минем арттан! Ватан өчен!

Совет сугышчылары дошманның траншеяларына  бәреп керә. Кул сугышы башланып китә. Артиллерия утыннан соң аңнарына килергә өлгермәгән немец солдатларын тиз арада юк итәләр. Шул мизгелдә алар дошманның икенче оборона сызыгына да күтәрелә. Совет сугышчылары бу юлы да өстен булып чыга. Дошманның егермедән артык сугышчысы юк ителә һәм унҗиде солдаты әсирлеккә алына.

Өлкән лейтенант Гомәр Һадимөхәммәтов ротасының яшендәй тиз хәрәкәт итеп дошман оборонасын өзүе Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребечи бистәсе янында һәҗүм операциясен алып баручы 732 нче  укчы полкның гомуми уңышына китерә. Бер тәүлектән инде укчы полк дошманны бөтен оборона сызыкларннан бәреп чыгара, аларны көнбатышка куа башлый.

Кичекмәстән, өлкән лейтенант Һадимәхәммәтов ротасына Новоселки-Завязье районы тирәсендә янә оборона корып өлгергән дошман тылына үтеп керергә йөкләнә. Эңгер-меңгер төшүгә, совет сугышчылары урман, сазлыклар аша әйләнеп, әлеге районда “төпләнгән” дошман солдатларын чолганышта калдыра. Рота командиры таң атканчы сугышчыларын, бигрәк тә пулеметчыларын уңайлы позицияләргә урнаштыра.

Дошман, үзенең “капчыкта” калуын аңлап, Һадимәхәммәтов ротасына һөҗүм артыннан һөҗүм оештыра. Шундый һөҗүмнәрнең берсендә, дошман рота командирының кайдан идарә итүен абайлап ала һәм аны әсир төшерергә исәпли. Дошманның взводка якын солдаты Һадимөхәммәтовны камый башлый. Аның янында булган бердәнбер ординарец та дошман пулясыннан һәлак була. Ул юан агач артына ышыкланып ата-ата, гранаталар ыргыта, дошманга якын килергә ирек бирми. Өлкән лейтенант берүзе дистәгә якын дошман солдатын юк итә. Шулвакыт үзебезнең сугышчылар, бу бәрелешне күреп алып, күз ачып янганчы, командирларына ярдәмгә килеп өлгерә.

Өлкән лейтенант Һадимөхәммәтов, яралануына карамастан, сугыш кырын ташламый. Ул, дошманның, чираттагы һөҗүменнән соң ротасын контратага күтәрә. Совет сугышчылары Завязье авылына бәреп керә. Дошманның кырыктан артык солдатын юк итәләр, йөз иллегә якыны бирелергә мәҗбүр була. Өстәвенә, зур трофей да кулга төшерелә: өч пушка, алты пулемет һәм өч миномет.

Командованиенең боерыгы үтәлгәннән соң, батальон командирының әмере буенча авыр яраланган рота командиры санчастька озатыла. Аңа ярты ел эчендә берничә госпитальне алыштырырга туры килә. Сугышчылары ул яткан госпитальгә хат артыннан хат юллый. Үзләренең яраткан командирларының кайтуын зарыгып көтәләр. Тик ул авыр яралардан арына алмый, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм тылга озатыла.

Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бирелә  һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла. Аны бүләкләү кәгазенә 43 нче Армия командующие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, армия генералы А.Белобородов кул куйган була.

1946 елдан капитан Һадимөхәммәтов запаска күчерелгән һәм Ростов на Дону шәһәрендә яшәгән.  1958 елга кадәр зоопарк директоры, аннары “Ростовский транспортник” артелендә рәис урынбасары булып эшләгән. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. 1959 елның 21 февралендә вафат.